«Инновацияле бизнес-навигатор» проектында катнаш!

2021 елның 26 июле, дүшәмбе

«Экология» илкүләм проектын тормышка ашырырга булышу, экологик эшкуарлыкка этәргеч бирү, шулай ук Россия Федерациясе төбәкләрендәге экология проблемаларын хәл итүгә юнәлтелгән проект-программаларны үстерү – «Инновацияле бизнес-навигатор» 2021 проектының максатлары шуннан гыйбарәт.

«Россия сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлегенең Бизнес-технологияләр һәм төбәк үсеше үзәге» һөнәри белем бирү коммерциясез автоном оешмасы, «Филип Моррис Интернэшнл»ның Россиядәге аффилир компанияләре һәм Россия сәнәгатьчеләре һәм эшкуарларының бизнес мәктәбе проектны кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен бушлай акселератор программасы форматында гамәлгә ашыра.

Программада катнашу өчен түбәндәге юнәлешләр буенча эшләүче Россия төбәкләренең коммерциясез оешмалары һәм гамәлдәге эшкуарлары, стартаплар чакырыла:

- экологик белем бирү һәм агарту;

- җаваплы җитештерү һәм куллану;

- әйләнә-тирә мохитне саклау;

- экологик туризмны үстерү һәм биологик төрлелекне саклау;

- су объектларын саклау һәм торгызу;

- экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау тармагындагы яңа технологияләр.

Бәйге этаплары:

- 1 июль – 30 август – гаризалар кабул итү һәм проектлар сайлау;

- 2 сентябрь – 5 сентябрь – онлайн режимдагы башлангыч белем бирү интенсивы;

- 7 сентябрь – 2 ноябрь – онлайн режимда экологик проектлар акселерациясе;

- ноябрь, 2021 ел – иң яхшы проектлар өчен ДемоКөн уздыру һәм финалга чыгучыларны Мәскәүдә бүләкләү.

Җиңүчеләр бизнесны үстерүгә грантлар алачак: 1 нче урын – 500 мең сум, 2 нче урын – 300 мең сум (ике грант), 3 нче урын – 150 мең сум (өч грант), стартаплар өчен махсус бүләк – 300 мең сум. Программаның гомуми приз фонды 1 750 000 сум тәшкил итә.

Тулырак мәгълүмат: https://business-navi.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International