Су ресурслары федераль агентлыгы, Россия Табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән, су ресурсларына сакчыл мөнәсәбәт мәсьәләләренә багышлап, балалар өчен тематикалы «Төрле төстәге тамчылар» - 2021 гомумроссия рәсем конкурсын уздыра.
Казанның Идел буе районындагы Техническая урамында урнашкан Урта Кабан күлендә агып җыелган сулар барлыгы һәм балыклар үлү турында халыктан килгән күпсанлы мөрәҗәгатьләрдән соң Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Балыкчылык буенча федераль агентлыкның Урта Идел территориаль идарәсе вәкилләре белән бергә күл буена килде.
Яр Чаллыда 4 номерлы Балалар экология-биология үзәге укучылары Кама яр буен чистартты. «Россия суы» табигатьне саклау акциясе «Экология» илүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль программасы кысаларында оештырылды.
31 июль көнне Азнакай шәһәренең Р.Ишкәев исемендәге ял паркында «Татарстанда чиста булачак!» дип исемләнгән экология бәйрәме узачак. Чара Россия Федерациясе Президенты гранты кысасында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә Россия һәм якын чит илләрнең чиктәш территорияләрендә сирәк төр хайваннарны саклау проектлары кысаларында хезмәттәшлек форматларын ачыклау мәсьәләләренә багышланган «Ак барсларны саклау буенча уртак табигатьне саклау проектларын тормышка ашыру перспективалары» дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды.
В.И.Вернадский исемендәге хөкүмәтнеке булмаган экология фонды 27-29 октябрь көннәрендә Мәскәүдә «Белем бирү-2030. Укырга. Сынап карарга. Эшләргә» VII илкүләм экологик белем бирү конференциясен уздыра.
Палаткалы лагерь сменасы 9 августтан 15 августка кадәр Байтик савыктыру-белем бирү комплексында (Крутушка бистәсе) узачак.
«Җир шары тирәли экологик сәяхәт» «Чиста булачак» иҗтимагый яшьләр оешмасы һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан оештырыла. Палаткалы лагерьда бөтен республикадан җыелган 700дән артык бала катнашачак.
Бүген «Татарстан-24» каналындагы «Чистый Татарстан» тапшыруында дайверларның әйләнә-тирә мохитне саклауга нинди өлеш кертүе, Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлегенең планнары турында фикер алышачаклар.
Ecowiki.ru Россиянең экологик бергәлекләрен үстерү һәм экологик яшәү рәвешен популярлаштыру порталы «Суны сакла, табигатьне чистарт!», «Пластиксыз июль» һәм «Урман мәрхәмәтле кешеләрсез түгел!» акцияләрен уздыра.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Кама буе территориаль идарәсенең 2021 елның беренче ярты еллыгындагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар. Башкарылган эшләр турында Кама буе территориаль идарәсе башлыгы Алексей Лобанов хисап тотты.