Быел «Татарстанда чиста булачак!» беренче экология бәйрәме Балтач районында узачак. Кушылыгыз!

2021 елның 22 июле, пәнҗешәмбе

25 июль көнне Балтач районының Борбаш авылында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә «Татарстанда чиста булачак!» дигән экология бәйрәме узачак. Исегезгә төшерәбез, экология бәйрәмнәре Россия Федерациясе Президенты грантын алу кысаларында үткәрелә.

Биредә төрле форматтагы интерактив мәйданчыклар – лекторийлар, мастер-класслар, уеннар һәм конкурслар эшләячәк. Бәйрәмнең белем бирү мастер-классларында катнашучылар калдыкларны аерым җыю, азык-төлек продуктларына экологик экспертиза ясау, экологик йорт төзү, кеше ясаган экологик эзне исәпләп чыгару һәм экотуризм кебек актуаль экологик темалар белән танышачак. Моннан тыш, территориядә күргәзмә мәйданчыгы урнаштырылачак, анда су ресурслары, Татарстанның флора һәм фаунасының сирәк төрләре, калдыкларны урнаштыру сроклары һ.б. турында мәгълүмат материаллары белән танышырга мөмкин булачак. Күргәзмәдә шулай ук «Чиста булачак» хәрәкәте проектлары тәкъдим ителәчәк һәм республика районнарының экологик берләшмәләре һәм оешмалары эшчәнлеге презентацияләнәчәк.

Бәйрәмдә катнашучылар макулатура һәм пластик тапшыра алачак, алар икенчел чималны кабул итүнең махсус пунктларына тапшырылачак, шул исәптән приютлардагы хайваннар өчен азык һәм кирәкле башка әйберләр җыюда катнашачак, бүләкләр алачак. Территориядә шулай ук дармарка да – яхшы әйберләр базары эшләячәк, анда кирәк булмаган әйберләрне калдырып, аларның кемгә дә булса файдасы тияргә мөмкин.

«Татарстанда чиста булачак!» дигән экология бәйрәменең чираттагысы Азнакайда (31 июль), Менделеевскта (7 август), Теләчедә (21 август) һәм Мамадышта (28 август) узачак. Тулырак мәгълүмат белән түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: https://budetchisto.tatar/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International