Баулы районында «кара казучылар» тотылган

2021 елның 27 июле, сишәмбе

Экологлар Баулы районының Кызыл Яр авыл җирлегендә лицензиясез ком чыгару фактына тап булган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре биредә махсус төягеч техника белән эшләүчеләрне очраткан. Гомумтаралган файдалы казылмалар 220 квадрат метр мәйданда, 330 куб метр күләмдә чыгарылган. Гаепле затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 статьясындагы 1 өлеше («Җир асты байлыкларын лицензиясез файдалану») буенча беркетмә төзелгән. Закон бозучыга 30 мең сум күләмендә штраф яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International