Экологлар «Саф һава» акциясе кысаларында автомашиналардан чыккан газларны тикшерүен дәвам итә

2021 елның 23 июле, җомга

ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә, транспорт чараларын токсиклык нормаларын арттырып эксплуатацияләү очракларын ачыклау буенча рейд үткәрде. М7 федераль трассасында «Малиновка» ЮХИДИ посты белгечләре тарафыннан 220 автомобиль тикшерелде, аларның 5се таләпләргә туры килми иде. Нормативларны арттырып автомобиль кулланучы кешеләргә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.23 статьясы буенча административ беркетмәләр төзелгән. Штраф суммасы – 500 сум.

Исегезгә төшерәбез, «Саф һава» операциясе 1 июльдә башланып китте һәм 2021 елның 30 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Акция автотранспорттан чыккан төтен газларындагы пычраткыч матдәләр микъдарының билгеләнгән нормативларын контрольдә тоту һәм аларның атмосфера һавасына тискәре йогынтысын кисәтү максатында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International