Балтач районында узган экология бәйрәмендә Татарстанда яшәүче 1000 артык кеше катнашкан

2021 елның 26 июле, дүшәмбе

Узган ялларда Балтач районының Борбаш авылында «Татарстанда чиста булачак!» дип исемләнгән экология бәйрәме узды. 2021 елдагы беренче чара XIV республика мөселман балалар сабантуе кысаларында оештырылган.

Бәйрәмгә балалар, аларның әти-әниләре, Татарстан районнарында яшәүчеләр һәм активистлар җыелган.  

Чарага килүчеләр, белем бирүче мастер-классларда, лекторийларда катнашып, экология буенча белемнәрен тулыландыра алган, интерактив уен һәм бәйгеләрдә катнашып, уңай энергия алган. Белем бирүче мастер-классларда катнашучылар экотуризм, кешенең экологик эзен исәпләү, экологик йорт төзү, туклану продуктларын экологик тикшерү кебек актуаль экологик темалар белән таныша алса, уен мәйданчыкларында алар «ECOQUIZ» һәм «Татарстандагы урынны таны» интеллектуаль уеннарында бик теләп катнашкан. Бәйрәмнең иҗади кунаклары өчен рәсем ясау, экобукча эшләү һәм джут сүсеннән губа бәйләү мәйданчыклары эшләгән. Экологик лаборатория станциясе исә иң эрудит катнашучыларны физика һәм химия законнары буенча белемнәргә нигезләнгән мавыктыргыч тәҗрибәләре белән кызыксындырган. Чара кысаларында макулатура, пластик җыю оештырылган, шулай ук иске батарейкалар кабул итү пункты да эшләгән.

Экология бәйрәме программасын алты сәгать дәвамында республикада яшәүче 1000 артык кеше узган. Катнашучылар экологик мәдәниятне туган йорт диварларында да бик җиңел һәм күңелле итеп үстереп булуына шәхсән үзләре инанган. Чираттагы «Татарстанда чиста булачак!» экология бәйрәме Азнакай (31 июль), Менделеевск (7 август), Теләче (21 август) һәм Мамадыш (28 август) районнарында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International