ТР Экология министрлыгында экспертлар декарбонизация мәсьәләләре турында фикер алышты

2021 елның 22 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Татарстан Республикасының климат сәясәте һәм декарбонизацияләү мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркемнең чираттагы утырышы булып узды. Эшлекле очрашуда катнашучылар арасында республика предприятиеләре һәм оешмалары, ТР Фәннәр академиясе, югары уку йортлары, ТР министрлыклары вәкилләре бар иде.

Эшлекле очрашуда ташландыкларны инвентаризацияләү, парник газларын исәпләп чыгару һәм исәпләмәләрне методик тәэмин итү үзенчәлекләре, шулай ук аларны киметү өлкәсендә технологияләр куллану мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International