KazanSummit-2021 саммитында ак барсны саклау буенча табигатьне саклау проектларын гамәлгә ашыру перспективалары турында сөйләшәчәкләр

2021 елның 23 июле, җомга

2021 елның 28 июлендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә Россиянең һәм якын чит илләр чигендә урнашкан территорияләрдә хайваннарның сирәк төрләрен саклау буенча уртак проектларны үтәүдә үзара хезмәттәшлек итү форматаларын билгеләү мәсьәләләренә багышланган «Ак барсны саклау буенча уртак табигать саклау проектларын гамәлгә ашыру перспективалары» темасына түгәрәк өстәл булачак. Чара «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында узачак. Секциядә ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, А.Н. Северцов исемендәге институтның экологик һәм табигать саклау проектлары фәнни җитәкчес Вячеслав Рожнов, Россия Табигать ресурслары министрлыгы һәм Россиянең эре милли парклары һәм тыюлыклары вәкилләре катнашачак. 

Билгеләп үтик, биологик төрлелекне саклау һәм торгызу кирәклеге турындагы мәсьәлә Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда да актуаль булып тора. Планетада кайбер төр хайваннарның саны шулкадәр кимегән ки, аларга тулысынча юкка чыгу куркынычы яный. Россиядә песиләр гаиләлегенә караган һәм юкка чыгу куркынычы янаган шундый сирәк төрләрнең берсе – ак барс. Соңгы елларда үткәрелгән тикшеренүләр бөтен ареалы буенча аларның саны кимүен, шулай ук аерым төркемнәрнең нык кына арыгуын күрсәтә. Экспертлар бәяләвенчә, хәзерге вакытта Россиядә ак барслар саны 70-90 баш исәпләнә, дөнья популяциясенең нибары 1-2%ын гына тәшкил итә.

Татарстанда сирәк очрый торган һәм юкка чыгу куркынычы янаган хайваннарны саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Исегезгә төшерәбез, республикада 2019 елдан бирле ак барсның популяциясен саклап калу максатларында, Татарстанда мәчеләрнең сирәк төрләрен өйрәнү үзәген төзү мәсьәләсе карала. Бүгенге көндә объектны проектлау һәм төзү өчен техник бирем эшләнгән һәм расланган, хәзерге вакытта җир кишәрлекләрен юридик рәсмиләштерү эшләре башкарыла. Чараны тормышка ашыру «Экология» илкүләм проектының «Биологик төрлелекне саклау һәм экологик туризмны үстерү» федераль проектында каралган. Үткәрелә торган чараларның төп максаты – ак барсларны табигый яшәү тирәлегендә торгызу һәм арттыру.

Ак барсның төп төркемнәрен саклап калуны бары тик төрне һәм аның яшәү тирәлеген саклауга юнәлтелгән чаралар комплексы белән генә тәэмин итәргә мөмкин, дип билги экспертлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International