Табигать белән без бердәм. Казанның 394 нче балалар бакчасында экологик чара үткәрелгән

2021 елның 23 июле, җомга

Казан шәһәре Совет районының 394 нче балалар бакчасында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары белән берлектә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен экологик чара үткәрелгән.

Балаларга кунакка «Эко-могҗиза» әкияте героинясы килгән. Кунаклар белән бергә балалар әкияти урманга барып, анда үзләренең экология турындагы белемнәрен тикшергән. Шулай ук балалар туган якны ничек яратулары турында сөйләгән һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен дә искә төшергән. Балалар табышмакларга, бирелгән сорауларга зур кызыксыну белән җавап биргән һәм төрле биремнәр үтәгән.

Экологик бәйрәм нәтиҗәсендә балалар туган як табигатен сакларга һәм якларга кирәклегенә тагын бер кат инанган. «Әйләнә-тирә дөнья белән таныштыру – балалар белән эшләүдә мөһим бурычларның берсе. Балалар табигать белән аралашуга мохтаҗ. Алар җирдәге үсемлекләрне һәм хайваннарны күзәтергә, алар өчен кайгыртырга һәм аларның әһәмиятен аңларга өйрәнә», – дип билгели педагоглар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International