Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 4094 мөрәҗәгать килеп ирешкән.
ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары «Сабыйлар» балалар үзәге базасында «Science and ecology» лагеренда тәрбияләнүчеләр өчен экология дәресе үткәргән.
Актаныш районы территорияләрен экологик тикшерү барышында Министрлыкның Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Иске Айман авыл җирлегендә җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экологик таләпләрне үтәмәү очрагына тап булган.
Лаеш районындагы ике су объектының төбеннән 180 мең куб метрдан артык ләм чыгарылган. Исегезгә төшерәбез, «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында Державин авылындагы буаны һәм Никольский авылы янындагы Мишә елгасын чистарту эшләре башкарыла. Бүген ТР экология министры урынбасары Егор Тарнавский әлеге объектларда булды.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Алексеевск районында мониторинг үткәргәндә, Биләр авылындагы элеккеге полигон территориясендә каты көнкүреш калдыкларының санкцияләнмәгән урынга чүплек туплануын ачыклаган.
«В.И. Вернадский исемендәге Илкүләм экология премиясе» бәйгесе академик В.И.Вернадский идеяләре һәм БМОның тотрыклы үсеш өлкәсендәге максатлары нигезендә әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлекне тәэмин итү, энергияне һәм ресурсларны саклау, сәнәгать һәм энергетикада яңа технологияләр үстерү, файдалана алырлык иң яхшы технологияләрне гамәлгә кертү, экологик мәдәният формалаштыру өлкәсендә гамәлгә ашырылган проектларны ачыклау һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.
М7 – «Малиновка» ЮХИДИ посты федераль трассасында ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә, агулы матдәләр бүлеп чыгару нормаларын арттырып эшли торган транспорт чараларын ачыклау буенча рейд үткәргән.
Буа районының Карл елгасының сул кушылдыгын чистартуга һәм тирәнәйтүгә 17,8 млн.сумнан артык акча тотылачак. Эшләр су мөнәсәбәтләре өлкәсендә аерым вәкаләтләрне гамәлгә ашыруга бүлеп бирелә торган субвенцияләр нигезендә алып барыла.
Платформада 100 артык спикер, мәгариф өлкәсендә экспертлар, хакимият вәкилләре һәм фикер лидерлары чыгыш ясаячак.
Министрлыкның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт районының Кичүчат авылында Кичуй елгасына үтеп керә торган юлны каплап торган тимер коймага юлыккан.