Әлмәттәге Кичуй елгасы буенда законсыз койма сүтелде

2021 елның 10 августы, сишәмбе

Министрлыкның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт районының Кичүчат авылында Кичуй елгасына үтеп керә торган юлны каплап торган тимер коймага юлыккан. Тикшерү барышында су объекты чикләреннән 10 метр ераклыкта корылма барлыгы ачыкланган.

Гаепле затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының «Гражданнарның гомуми файдаланудагы су объектларына һәм аларның яр буе полосаларына ирекле үтүен тәэмин итү шартларын үтәмәү» дигән 8.12.1 статьясы нигезендә беркетмә төзелде. Хәзерге вакытта койма сүтелгән.

Исегезгә төшерәбез, яр буе полосасына су объектына якын килергә теләгән һәркем эләгә алырга тиеш. Су объектларының яр буе полосаларындагы җир участоклары хосусыйлаштырылмый. Гомуми кулланылыштагы су объектларының яр буе полосасы киңлеге, озынлыгы ун километрдан да артмаган елга һәм инешләрнең яр буе полосаларыннан тыш, 20 метр булырга тиеш. Озынлыгы ун километрдан да артмаган елга һәм инешләрнең яр буе полосалары 5 метр тәшкил итә. Яр буе полосасында корылган барлык койма һәм корылмалар законсыз санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International