Ел башыннан бирле экологлар гражданнардан килгән 4094 мөрәҗәгатьне тикшергән

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 4094 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Шуларның 671 «Мәктәп эко-патруле» телефон кушымтасы аша килгән.

Шулай ук экологлар тарафыннан «Халык контроле» системасы буенча килеп ирешкән 1203 хәбәр, Vинистрлыкның  «кайнар элемтә» телефоны, электрон почта һәм WhatsApp, Telegram элемтә каналлары аша килгән 1178 белдерү дә каралган. Министрлыкның кабул итү бүлмәсе һәм гражданнарны шәхси кабул итү барышында 1042 мөрәҗәгать алынган.

Исегезгә төшерәбез, табигатьне саклау законнарын бозу очраклары белән бәйле барлык фактлар турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:

- (843)267-68-67 телефоны буенча;

- eco.signal@tatar.ru электрон почтасы буенча;

- http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm интернет кабул итү бүлмәсенә;

- +79872169779 номерына WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша;

- «Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясенә;

- «Мәктәп эко-патруле» телефон кушымтасы аша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International