«Саф һава» операциясе барышында экологлар 160 артык автомобильне тикшергән

2021 елның 11 августы, чәршәмбе

М7 – «Малиновка» ЮХИДИ посты федераль трассасында ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә, агулы матдәләр бүлеп чыгару нормаларын арттырып эшли торган транспорт чараларын ачыклау буенча рейд үткәргән.  160 машинаның алтысында хокук бозулар ачыкланган, автомобиль хуҗаларына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.23 ст. буенча беркетмәләр төзелгән. Исегезгә төшерәбез, штраф суммасы – 500 сум.

«Саф һава» операциясе 1 июльдә башланган иде һәм 2021 елның 30 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Акция башланганнан бирле Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе белгечләре 1300 артык машина тикшергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International