Актаныш районындагы чүплекне оператив рәвештә бетергәннәр

2021 елның 13 августы, җомга

Актаныш районы территорияләрен экологик тикшерү барышында Министрлыкның Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Иске Айман авыл җирлегендә җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экологик таләпләрне үтәмәү очрагына тап булган. Санкцияләнмәгән чүплекнең мәйданы – 185 кв.метр.

Хәзерге вакытта чүплек бетерелгән, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International