Буа районының Карл елгасының сул кушылдыгын чистартуга һәм тирәнәйтүгә 17,8 млн.сумнан артык акча тотылачак. Эшләр су мөнәсәбәтләре өлкәсендә аерым вәкаләтләрне гамәлгә ашыруга бүлеп бирелә торган субвенцияләр нигезендә алып барыла.
Чаралар Буа шәһәре халкын су басудан саклауга, язгы ташу суларының тискәре йогынтысын булдырмый калу һәм торак пункттагы экологик хәлне яхшыртуга юнәлтелгән. Су басу зонасына 110 торак йорт, хуҗалык корылмалары, инженерлык коммуникацияләре һәм корылмалары, склад биналары керә. Су басу мәйданы 27,86 гектарга җитә. Үткәрелә торган чаралар нәтиҗәсендә елга үзәненең үткәрү мөмкинлеге, су агымы һәм су алмашу мөмкинлеге артачак, бу исә җирле флора һәм фаунага уңай тәэсир итәчәк.
Бүген су объектында агач-куак үсемлекләреннән чистарту һәм түмәрләрен казып алу эшләре алып барыла.
Объектның буеннан буена 3 чакрымга якын елга үзәнен чистарту планлаштырыла. Эшләр 2023 елга кадәр дәвам итәчәк.