Алексеевск районында чүплек бетерелгән

2021 елның 12 августы, пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Алексеевск районында мониторинг үткәргәндә, Биләр авылындагы элеккеге полигон территориясендә каты көнкүреш калдыкларының санкцияләнмәгән урынга чүплек туплануын ачыклаган. Чүплекнең гомуми күләме – 100 куб.метрдан артык.

Гаепле затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү» дигән 8.2 статьясы буенча беркетмә төзелгән. Хәзерге вакытта Биләр авыл җирлеге башкарма комитеты чүплекне бетергән, әлеге территорияне санитар-экологик таләпләргә туры китергән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International