ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

6 сентябрьдә «Экология» илкүләм проектына теләктәшлек йөзеннән автоярыш узачак, дип хәбәр ителә Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы сайтында.

21 августта Казан шәһәренең Киров районында Тирән күл яр буен һәм су асты зонасын чистарту акциясе узачак. Чараны А.А.Леонов исемендәге су асты фәнни-тикшеренү отряды оештыра.


18
август, 2021 ел
чәршәмбе

Әлмәт районында яшәүчеләр социаль челтәрләрдә Иске Михайловка авылы күлен законсыз биләп алулары турында хәбәр иткән. Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары шул урынга чыгып, табигатьне саклау законын бозу очрагын раслаган. 

Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский һәм Инвестицияле территорияләр үсеше фонды генераль директоры Руслан Гаджиев чистарту планлаштырылган Мәләкәс елгасында булды. Исегезгә төшерәбез, Чаллыдагы су объектын чистарту чараларын «Экология» илкүләм проектына кертү планлаштырыла. Хәзерге вакытта шәһәр башкарма комитеты су объектының проект-смета документларын эшли.

Республикада 1 һәм 2 классларга караган хәтәр калдыкларны исәпкә алу һәм контрольдә тоту системасы ничек сынала? Аның өстенлекләре нидә? «Татарстан-24» каналында бүген әнә шул хакта сөйләшәчәкләр. 


17
август, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Нурлат районының Колбай-Мораса авыл җирлегендә халык җыены үтте. Анда Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков һәм Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин катнашты.

Су мөнәсәбәтләре тармагындагы аерым вәкаләтләрне тормышка ашыру өчен бирелгән субвенция кысаларында Мамадыш шәһәрендә Ушмы елгасы үзәнен тирәнәйтү һәм чистарту эше алып барыла. 

Спас районында «Экология» илкүләм проекты кысаларында Куйбышев сусаклагычы чистартыла. Чараны Су ресурслары федераль агентлыгының «Үзәк төбәк су ресурслары хуҗалыгы»  федераль дәүләт бюджет учреждениесенең «Урта Идел су хуҗалыгы»  филиалы уздыра.


16
август, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан түбәндәге өстенлекле юнәлешләр буенча экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән субсидияләр бирү өчен бәйге оештыра

Автокалада яшәүчеләр, активистлар һәм иҗтимагый оешма вәкилләре Кыңгыраулы күпер янындагы Мәләкәс елгасы яр буе зонасын чистарткан. «Россия суы» табигатьне саклау акциясе «Экология» илкүләм проекты кысаларында узган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International