12-14 август көннәрендә «100% Татарстан. Мәгариф. Фән һәм технологияләр. Хезмәт базары» халыкара онлайн-форумы узачак

2021 елның 11 августы, чәршәмбе

Платформада 100 артык спикер, мәгариф өлкәсендә экспертлар, хакимият вәкилләре һәм фикер лидерлары чыгыш ясаячак. Россиянең әйдәүче белгечләре тәҗрибә уртаклашачак. Виртуаль мәйданчык 4 сәхнәгә бүленәчәк: аларның һәркайсы укытуның һәм карьераның билгеле бер баскычына багышланачак. Форум программасында – лекцияләр, мастер-класслар, дебатлар һәм турыдан-туры линияләр.

Онлайн-чарада катнашу бушлай һәм ике форматта мөмкин булачак:

- Тамашачы: сайтка  (https://100tatarstan.com/) күчеп, эфирга тоташу да җитә;

- Катнашучы (спикерларга сораулар бирү, онлайн-чатта аралашу һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булу мөмкинлеге): теркәлү узарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International