Су – кеше тормышының нигезе. Казан лагерында шундый исем белән экология дәресе узган

2021 елның 13 августы, җомга

ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары «Сабыйлар» балалар үзәге базасында «Science and ecology» лагеренда тәрбияләнүчеләр өчен экология дәресе үткәргән. Чараның максаты – кеше тормышында суның роле турында укучыларның күзаллауларын киңәйтү, су ресурсларына сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес барышында балалар белән тормыш өчен мөһим ресурс турында сөйләшкәннәр: балалар табигатьтә суның әйләнеше, аның үзенчәлекләре турында белгән, кеше тормышында суның ролен анализлаган һәм сулыкларның пычрану проблемалары турында фикер алышкан. Соңыннан узган теманы ныгыту өчен викторина үткәрелгән. Шулай ук укучыларга буяу рәсемнәре һәм дәфтәрләр тапшырылган, ә балалар үзәгенә «Зеленая тропинка» китабы бүләк ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International