В.И. Вернадский исемендәге XIX Илкүләм экология премиясенә дәгъва белдерүчеләрдән гаризалар кабул ителә

2021 елның 12 августы, пәнҗешәмбе

«В.И. Вернадский исемендәге Илкүләм экология премиясе» бәйгесе академик В.И.Вернадский идеяләре һәм БМОның тотрыклы үсеш өлкәсендәге максатлары нигезендә әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлекне тәэмин итү, энергияне һәм ресурсларны саклау, сәнәгать һәм энергетикада яңа технологияләр үстерү, файдалана алырлык иң яхшы технологияләрне гамәлгә кертү, экологик мәдәният формалаштыру өлкәсендә гамәлгә ашырылган проектларны ачыклау һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Бәйгедә физик һәм юридик затларның (Россия Федерациясе территориясендә теркәлгән), физик затлар төркеменең (авторлар коллективы), дәүләт структураларының проектлары катнаша ала. Физик затлар төркеменең составы 10 кешедән артмаска тиеш. Бер катнашучы бер генә проект тәкъдим итә ала. Бәйгедә биш ел элек гамәлгә ашырыла башлаган проектлар гына катнаша..

Бәйге тугыз номинациядә үткәрелә:

«Тотрыклы үсеш мәнфәгатьләрендә фән»

«Тотрыклы энергия»

«Торыклы сәнәгать һәм кулланыш»

«Тотрыклы шәһәрләр»

«Экосистемалар һәм биотөрлелекне саклау»

«Тотрыклы үсеш юлы буларак мәгариф»

«Стартап: сәнәгать өчен инновация тудыру үзәкләре буларак югары уку йортлары»

«ММЧның тотрыклы үсешкә керткән өлеше»

«Балалар-яшүсмерләр экологик премиясе» (6 яшьтән 18 яшькә кадәр булган балалар һәм яшүсмерләр өчен).

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2021 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә.

Бәйгене уздыру турындагы нигезләмәне түбәндәге сылтама буенча табарга мөмкин: http://www.vernadsky.ru/files/NEP/polozhenie_nep_2021_s_podpisyu.pd

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International