Менделеевск шәһәренең Сергей Гассар исемендәге мәдәният йорты каршындагы мәйданда «Татарстанда чиста булачак!» экология бәйрәме узды. Чара Россия Федерациясе Президенты гранты кысаларында Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән уздырыла.
Казанның «Дуслык» белем бирү-савыктыру үзәге базасында республиканың «Биосфера» экологик лагерь-мәктәбенең XXVII сменасы уза.
Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында министрлыкның Идел-Кама территориаль идарәсенең беренче яртыеллыктагы эшчәнлек нәтиҗәләрен игълан иттеләр. Идарә җитәкчесе Рафис Әхмәтҗанов аппарат киңәшмәсе кысаларында башкарылган эшләр турында хисап тотты.
Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский һәм Инвестицион территорияләр үсеше фонды генераль директоры урынбасары Руслан Гаджиев белән Казан шәһәре һәм Питрәч районының Кощак авылындагы биологик чистарту корылмаларын карады.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре Әтнә районының Түбән Көек авылы балалар бакчасында экологик чара уздырган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре Казан шәһәренең Идел буе районын экологик тикшерү барышында Отар бистәсенең Көньяк-Сәнәгать урамында законсыз чүплеккә юлыккан.
Су ресурслары федераль агентлыгы белән видеоконференция режимындагы утырышта Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, шулай ук «Татэнерго» АҖ, Росгидромет, Росрыболовство, «Россия бердәм энергетика системасы» РАҖ, «Русгидро» ГАҖ, Ярославль, Кострома, Волгоград һәм Әстерхан өлкәләре башкарма хакимияте органнары вәкилләре катнашты.
1 сентябрьдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстан нефть-газ-химия форумы - 2021 кысаларында А.И.Щеповских исемендәге «Сәнәгый экология һәм куркынычсызлык» XVI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. Аны ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы оештыра.
Бүген «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлегендәге региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә «Сәнәгать шәһәрләрендә экологик иминлек» темасына түгәрәк өстәл узды.
Министрлыкның Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Аксубай районының Иске Ибрай авылында торак йортлардан чыккан калдыкларның сортларга аерылмавын ачыклаган. Санкцияләнмәгән чүплекнең мәйданы - 140 кв.м., күләме 50 куб.м. тәшкил итә.