Лаеш районында су объектларын чистартканда чишмәләр чыккан

2021 елның 12 августы, пәнҗешәмбе

Лаеш районындагы ике су объектының төбеннән 180 мең куб метрдан артык ләм чыгарылган. Исегезгә төшерәбез, «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында Державин авылындагы буаны һәм Никольский авылы янындагы Мишә елгасын чистарту эшләре башкарыла. Бүген ТР экология министры урынбасары Егор Тарнавский әлеге объектларда булды.

Бу чараның төп максаты – су объектларын чүптән һәм су төбендәге утырмалардан арындыру, аларның агымын торгызу, кеше яшәешенең экологик шартларын яхшырту.

Державин авылындагы ләм утырган буаны чистарту өчен Су ресурслары федераль агентлыгы 36 млн.сумнан артык акча бүлеп бирде. Су өслегенең өчтән бер өлеше бака тәңкәсе белән каплаган булган, сулыкны җикән камышы һәм камыш куаклыгы баскан, яр буендагы агачлар су астында калган.  Бүгенге көндә су төбеннән 80 мең куб.метр ләм чыгарылган, алга таба аны туфракның уңдырышлы катламы белән күмәргә һәм күпъеллык үләннәр утыртырга планлаштырыла. Державин авылында барлыгы 34 гектар сулык мәйданын чистартырга кирәк, яр буе полосасы буенча исәпләгәндә, аның озынлыгы 7,2 км җитәчәк.

Лаеш районының Никольский авылы янындагы Мишә елгасыннан чыгарылган су төбендәге утырмалар күләме 100 мең.куб метрдан артып китә. Су объектының юлы борылмалы, сул як яры текә, тирәнлеге - 0,2-0,9 метр. Бүгенге көндә сай урыннарны тирәнәйтү дәвам иттерелә. Чистартылган территориянең гомуми мәйданы – 32 гектар. Подряд оешмасы эшчеләре сүзләренә караганда, су объектында башкарылган эшләр нәтиҗәсендә ике чишмә чыккан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International