ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Узган ял көннәрендә республиканың муниципаль берәмлекләрендә үткәрелгән өмәләргә йомгак ясалды.  «Яшел Россия» һәм «Россия суы» бөтенроссия акцияләре «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында  үткәрелде. 

Министрлыкның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары гомумтаралган файдалы казылма – известьташны законсыз чыгару очрагына тап булган. 

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслар министрлыгы социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу хокукына түбәндәге өстенлекле юнәлешләр буенча экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән конкурс үткәрә:

- экологик культура формалаштыру;

- кече шәһәрләрдә һәм авыл җирлегендә гражданнар җәмгыяте институтларын үстерүгә юнәлдерелгән социаль әһәмиятле экологик-белем бирү һәм агарту проектларын тормышка ашыру;

- туган якны өйрәнү, экология туризмы һәм су асты эшчәнлеге өлкәсендәге эшчәнлекне үстерү. 

Бүген ТР Дәүләт Советында Азат Хамаев җитәкчелегендә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы узды. Чарада ТР Экология министрлыгыннан министр урынбасарлары Егор Тарнавский һәм Илнур Гобәйдуллин катнашты.


13
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Узган ял көннәрендә Казан шәһәренең Юдино бистәсендәге Зөбәрҗәт күлендә кызу һәм нәтиҗәле үзәк өмә үткәрелде. Анда концерт программасы һәм кыр ашханәсе каралган иде. 


10
сентябрь, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Казан (Идел буе) федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институтында лекция үткәрде.

«Урман ераграк булган саен …» – 11 сентябрь көнне Зөбәрҗәт күле территориясендә (Юдино бистәсе) шундый исемле Үзәк өмә узачак. Җыештыру Россиякүләм өмә һәм «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында узачак. Оештыручылар – ТР Экология министрлыгы, ТР «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәте, Россия география җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе.


9
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт шәһәрендә Җир асты суларыннан лицензиясез файдалануга чик куйган. 

Казан (Идел буе) федераль университетында 1 һәм 2 курс студентлары Экология министрлыгы хезмәткәрләре белән очрашты. Дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге җитәкчесе Зөлфия Галиева укучыларга Министрлыкның төп функцияләре, бурычлары һәм эшчәнлек юнәлешләре турында сөйләде. 


8
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирү – ТР Экология министрлыгы хезмәткәрләре куйган төп бурычларның берсе. Яңа уку елына экологлар, традиция буенча, балалар өчен танып-белүле экология дәресләре һәм экологик агарту чаралары әзерләгән иде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International