Барыгызны да иртәгә бу көзнең Үзәк өмәсендә көтеп калабыз!

2021 елның 10 сентябре, җомга

«Урман ераграк булган саен …» – 11 сентябрь көнне Зөбәрҗәт күле территориясендә (Юдино бистәсе) шундый исемле Үзәк өмә узачак. Җыештыру Россиякүләм өмә һәм «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында узачак. Оештыручылар – ТР Экология министрлыгы, ТР «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәте, Россия география җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе.

Чара квест-уен формасында оештырылачак, анда катнашучылар чүп-чарны тизлеккә җыеп, аны өч фракциягә бүләчәк. Җыелган һәр капчык өчен баллар исәпләнәчәк, алар ярдәмендә командалар кыйммәтле бүләкләр алачак. Чара программасында концерт чыгышлары һәм кыр кухнясы планлаштырылган.

Өмә 10:00 сәгатьтә башлана, мәйданчыкта теркәлү – 08:30 сәгатьтән 09:45 сәгатькә кадәр. Катнашучылар өчен шәһәрдән чара үткәрү урынына кадәр һәм кайту ягына трансфер оештырылачак. Автобуслар 09:00 сәгатьтә Г.Тукай ур., 64 һәм КДЭУ парковкасыннан кузгалып китәчәк.

Акциядә катнашу өчен инвентарь урында биреләчәк. Барыгызны да өмәдә көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International