ТР Дәүләт Советында узган утырышта Егор Тарнавский «Иделне савыктыру» федераль проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советында Азат Хамаев җитәкчелегендә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы узды. Чарада ТР Экология министрлыгыннан министр урынбасарлары Егор Тарнавский һәм Илнур Гобәйдуллин катнашты.

«Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль проектын тормышка ашыру өлешендә Егор Тарнавский билгеләп үткәнчә, республикада 10 муниципаль берәмлектә 11 чистарту корылмасы төзелгән һәм реконструкцияләнгән, тагын ике объектта эшләр бара. «2024 елга кадәр республика территориясендә планлаштырылган финанс күләме – якынча 17,4 млрд.сум, шул исәптән федераль бюджеттан – 12,5 млрд.сум», – дип хәбәр итте ул. Спикер өстәп әйткәнчә, «Идел елгасына куркыныч тудыручы, тупланган экологик зыян объектларын бетерү» федераль проектның шулай ук мөһим юнәлеше булып тора.  Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы белән Түбән Кама сусаклагычы акваториясендә күл ятмасының эшләмәүче торбаүткәргечләрен сүтеп алу, шулай ук Казан шәһәренең ләм кырларын рекультивацияләүгә федераль акча җәлеп итү буенча эш алып барыла.

Утырыш барышында министр урынбасары Илнур Гобәйдуллин доклады да тыңланды, ул норматив иҗат эшчәнлеге турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International