Үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирү – ТР Экология министрлыгы хезмәткәрләре куйган төп бурычларның берсе. Яңа уку елына экологлар, традиция буенча, балалар өчен танып-белүле экология дәресләре һәм экологик агарту чаралары әзерләгән иде. Министрлыкның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре табигать саклау өлкәсендә белем бирү эшчәнлеген Әлмәт шәһәренең Инженерлык лицее укучылары өчен лаборатория буенча экскурсия үткәрүдән башлаган. Балалар кислота-селте нисбәтенең нәрсә икәнен белгән, суда һәм туфракта хлоридларның ничек билгеләнүен күргән, микроскоп аша инфузория-башмакчык функцияләрен өйрәнгән һәм токсикологик эксперимент өчен дафний тотып караган. Шулай ук укучыларга дистилляцияле су алу җайланмасы күрсәтелгән һәм Әлмәт шәһәрендә атмосфера һавасының чисталыгын күзәтү программасы турында сөйләгәннәр. «Безнең экология дәресләре балалар һәм укытучылар арасында популяр, чынки алар интерактив һәм заманча җиһазлар ярдәмендә. уздырыла. Без мәктәп укучыларының экологик культурасы нигезләрен формалаштырырга омтылабыз һәм әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш тәрбиялибез», – дип билгели Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә белгечләре.