Юдино бистәсендә Зөбәрҗәт күле территориясеннән 327 капчык чүп җыелды. Казан шәһәрендә Үзәк өмә узды

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

Узган ял көннәрендә Казан шәһәренең Юдино бистәсендәге Зөбәрҗәт күлендә кызу һәм нәтиҗәле үзәк өмә үткәрелде. Анда концерт программасы һәм кыр ашханәсе каралган иде. 

Капчыклар һәм перчаткалар белән коралланып, битараф булмаган гражданнар, Министрлык һәм ведомство хезмәткәрләре, студентлар, волонтерлар һәм бизнес вәкилләре коры җирне чүпләрдән арындырды.

Татарстандагы Рус география җәмгыяте бүлеге дайверлары сулыкның төбен чистартты. Алар бу чараны ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәте белән берлектә оештырды.

Казан шәһәрендәге үзәк өмәгә биш йөзләп кеше җыелды, анда шулай ук ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, Казан Районара табигатьне саклау прокуратурасы прокуроры Денис Александров, Татарстан Республикасындагы Рус география җәмгыяте рәисе Дмитрий Шиллер һәм Территорияләрнең инвестиция үсеше фонды генераль директоры урынбасары Руслан Гаджиев катнашты.

«Без сезнең белән игелекле күмәк эш башкарабыз. Ял көне булуына да карамастан, Бөтенроссия акциясенә кушылган һәркемгә рәхмәтемне белдерәм.

Һәркайсыбызга бирелгән ритмны югалтмыйча, киләчәктә узачак акцияләрдә дә актив катнашуыбызны телим», – дип мөрәҗәгать итте республиканың табигатьне саклау ведомствосы башлыгы катнашучыларга үзенең сәламләү чыгышында.

Күмәк җыештыру «Чем дальше в лес…» дип исемләнгән квест-уен рәвешендә узды.

Катнашучылар тизлеккә чүп җыйды, аны фракцияләргә бүлде. Һәр җыелган капчык өчен активистларга баллар өстәлде, соңрак алар бүләкләргә алыштырылды. Җыештыру барышында барлыгы 327 капчык чүп җыелды.

  Җыелган калдыкларны «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарәче компаниясе чыгарды, һәм алар эшкәртүгә җибәрелде.  

Исегезгә төшерәбез, быел яр буе территорияләрен чистарту «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектына караган «Россия суы» бөтенроссия акциясе кысаларында уза.

Ел башыннан алып исәпләгәндә, 219 меңнән артык активист 6 мең км чамасы яр буе зонасын чистарткан, барлыгы 30 мең куб.м. тирәсе чүп җыелган.

Узган ял көннәрендә мондый акцияләр Татарстанның барлык муниципаль районнарында да узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International