Суны лицензиясез генә чыгарган. Әлмәттә шәхси эшкуарны җаваплылыкка тартканнар

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт шәһәрендә Җир асты суларыннан лицензиясез файдалануга чик куйган. Тикшерү барышында автомойка хезмәте күрсәтү буенча эшчәнлек алып баручы шәхси эшкуарның физик заттан җир арендалавы ачыкланган. Әмма шәхси эшкуарда скважинаны эксплуатацияләүгә рөхсәт документлары булмаган. Экологлар аңлатканча, җир асты суларын эзләү һәм чыгару тиешле лицензия булганда гына башкарылырга тиеш. Шуңа бәйле рәвештә, вазыйфаи затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 ст. 1 өлеше («Җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдалану») буенча административ беркетмә төзелгән. Моннан тыш, тикшерү барышында шәхси эшкуарның җирне физик заттан  арендалавы ачыкланган. Әлеге факт буенча шулай ук Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.9 ст. («Җир асты байлыкларын һәм гидроминераль ресурсларны саклау таләпләрен бозу») буенча баланс тотучыга (җир кишәрлеге милекчесенә) карата беркетмә төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International