Иртәгә экологик куркынычсызлык өлкәсендә социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар конкурсына гаризалар бирү вакыты чыга

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслар министрлыгы социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу хокукына түбәндәге өстенлекле юнәлешләр буенча экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән конкурс үткәрә:

- экологик культура формалаштыру;

- кече шәһәрләрдә һәм авыл җирлегендә гражданнар җәмгыяте институтларын үстерүгә юнәлдерелгән социаль әһәмиятле экологик-белем бирү һәм агарту проектларын тормышка ашыру;

- туган якны өйрәнү, экология туризмы һәм су асты эшчәнлеге өлкәсендәге эшчәнлекне үстерү. 

Конкурста законда билгеләнгән тәртиптә теркәлгән һәм Татарстан Республикасы территориясендә үзенең гамәлгә кую документлары нигезендә «Коммерциясез оешмалар турында» федераль законның 31.1 статьясында каралган эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыручы, үз эшчәнлекләрен конкурс игълан ителгән көнгә кадәр кимендә бер ел гамәлгә ашыручы коммерциясез оешмалар катнаша ала.

Катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны Министрлык сайтының «Конференцияләр, конкурслар, грантлар» бүлегендә һәм (843) 267-68-11 телефоны буенча белергә мөмкин.

Конкурста катнашу өчен документлар барлык пунктлар буенча да тутырылырга һәм претендент яисә аның ышанычлы заты тарафыннан кәгазь чыганакта һәм электрон рәвештә тапшырыла яисә «На конкурс СО НКО» элемтә оешмасы аша 420049, Казан шәһәре, Павлюхин ур., 75, 108 каб. адресы буенча электрон версияне теркәп җибәрелә (почта аша җибәрелгән документларда җибәрү датасы белән штемпель булырга тиеш).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International