Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә инспекторлары законсыз рәвештә балык тоту очрагын ачыклаган

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Министрлыкның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары гомумтаралган файдалы казылма – известьташны законсыз чыгару очрагына тап булган. Закон бозу очрагы Лениногорск районының «Кирлегәч чыганагы» участогында квадрокоптер ярдәмендә теркәлгән. «Арчылган җир асты байлыклары кишәрлегенең гомуми мәйданы якынча 15 гектар тәшкил итә. Бу эшләр Ростехнадзорның Татарстандагы идарәсе белән килештерелгән 2021 елга тау эшләрен үстерү планыннан башка гына уздырылган», – дип хәбәр итте экологлар.

Әлеге факт буенча юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 ст.«Җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиядә каралган шартларны һәм (яки) билгеләнгән тәртиптә расланган техник проект һәм (яки) җир асты байлыкларыннан файдалану белән бәйле эшләрне башкару өчен башка проект документларының таләпләрен бозу» дигән  2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Гаепле затка 300 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International