К(И)ФУ студентларына һөнәри юнәлеш бирү эше үткәрделде

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

Казан (Идел буе) федераль университетында 1 һәм 2 курс студентлары Экология министрлыгы хезмәткәрләре белән очрашты. Дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге җитәкчесе Зөлфия Галиева укучыларга Министрлыкның төп функцияләре, бурычлары һәм эшчәнлек юнәлешләре турында сөйләде. Шулай ук Экологик күзәтчелек буенча дәүләт инспекциясе идарәсе җитәкчесе Алексей Полюшков студентларга җир асты байлыкларыннан файдалану, калдыклар белән эш итү, атмосфера һавасын һәм су объектларын саклау өлкәсендә экологик күзәтчелек турында сөйләде. Очрашу барышында студентлар үзләрен кызыксындырган сорауларны җиткергән, шул исәптән эшкә урнашуны оештыру буенча да. «Безнең тармакта профессиональ кадрлар бик мөһим. Балаларда кызыксыну уята алдык, һәм аларның берәрсе өчен булса да әлеге очрашу үз һөнәри юлын билгеләүдә хәлиткеч булыр дип ышанабыз», – дип билгеләп үтте ТР Экология министрлыгы белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International