Узган ял көннәрендә татарстанлылар тарафыннан яр буе линияләреннән 1700 куб.метр чүп-чар җыелган

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Узган ял көннәрендә республиканың муниципаль берәмлекләрендә үткәрелгән өмәләргә йомгак ясалды.  «Яшел Россия» һәм «Россия суы» бөтенроссия акцияләре «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында  үткәрелде. Яр буе территорияләрен җыештыруда барлыгы 7 меңгә якын гражданин катнашкан, 1723,6 куб.метр чүп-чар җыелган.

Әйтергә кирәк, акция башланганнан бирле (2021 елның май ае) яр буе зоналарында тәртип урнаштыруга 219 меңнән артык татарстанлы кушылган, 6 мең км артык яр буе чистартылган, 30 мең куб.метр чүп-чар җыелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International