Александр Шадриков: «Киләчәк, асылда чиста су, һава һәм туфрак турында кайгырту, сезнең кулда»

2021 елның 10 сентябре, җомга

Бүген Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Казан (Идел буе) федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институтында лекция үткәрде.

«Мин экологларның киләчәк буыны белән очрашуыма шат. Бүгенге көндә тармак профессионалларга мохтаҗ. Киләчәк, асылда чиста су, һава һәм туфрак турында кайгырту, сезнең кулда, безнең сәламәтлек һәм иминлек шуңа бәйле», – дип мөрәҗәгать итте укучыларга Александр Шадриков.

Очрашу барышында табигать саклау ведомствосы башлыгы балаларга республикада «Экология» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла торган чаралар турында сөйләде, Министрлыкның төп эшчәнлегенә һәм бурычларына аерым тукталды.

Студентлар министрга сораулар бирде һәм җаваплар алды. Республикада экологик хәл, ведомствода эшкә урнашу һәм практика кебек темалар кызыксындырды. «Без һәрвакыт ачык һәм студентларга яшь профессионал-экологларны әзерләү өлешендә һәрьяклап ярдәм итәргә һәм яшьләргә яңа уңышларга ирешергә этәргеч бирергә әзер. Экология буенча белемнәр, һичшиксез, һәрвакыт кирәк, әйләнә-тирәдәгеләргә файдалы һәм мөһим булачак», – дип билгеләп үтте министр.

Ул шулай ук экология факультетында, табигый ресурсларны саклауда актив катнашу өчен, һичшиксез, укырга кирәк, дип өстәде: «Дөрес гражданлык позициясе, үз шәһәрең, районның экологик хәлен яхшыртырга омтылыш булырга тиеш. Барысы да сезнең кулда», – дип нәтиҗә ясады ул һәм студентларны иртәгә, 11 сентябрьдә Зөбәрҗәт күле (Юдино бистәсе) территориясендә узачак Үзәк өмәдә катнашырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International