ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Ребуслар чишкәннәр, викториналарда катнашканнар һәм «Сүз төзе» уенында көч сынашканнар. Бүген Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе хезмәткәрләре Яр Чаллының 88 номерлы мәктәбендә шундый дәрес уздырган.

2021 елның 2-3 ноябрендә Томскида онлайн-форматта IV«Өзлексез экологик белем бирү: проблемалар, тәҗрибә, перспективалар» россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә. Конференция «Экология», «Мәгариф» һәм «Мәдәният» илкүләм проектларын үтәү кысаларында үткәрелә. 


12
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе адресына «Халык контроле» системасы аша Әлмәт шәһәренең Район җылылык станциясе микрорайонында санкцияләнмәгән чүплек барлыгы турында гражданнар мөрәҗәгате алынган.

Министрлыкның Үзәк һәм Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Казан милли тикшеренү техника университетының Казан технология көллияте һәм Казан федераль университетының Яр Чаллы институты укучылары белән очрашты.

Бүген Россия Фәннәр академиясенең А.Н.Северцов исемендәге экология һәм эволюция мәсьәләләре институтында видеоконференцэлемтә режимында Россия фәннәр академиясе каршындагы Териология берләшмәсе президенты Вячеслав Рожнов җитәкчелегендә ерткыч имезүчеләрне тернәкләндерү һәм реинтродукцияләү буенча II Халыкара эшлекле очрашу узды. Чарада ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, шулай ук галимнәр, хакимият органнары һәм чит илләрнең коммерциясез оешма вәкилләре катнашты. 

21 һәм 22 октябрьдә «Мега Казан» сәүдә үзәгендә «ЭкоХаб» узачак. Чара Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Бу инде әйдәп баручы университетларның икенче ярминкәсе, анда булачак абитуриентларга шәһәрнең экологик факультетлары турында сөйләячәкләр. Исегезгә төшерәбез, «ЭкоХаб» беренче тапкыр 2021 елның 18-19 февралендә узды. 


11
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Алтын балык турындагы әкиятне уйнап, җырлар җырлаганнар һәм калдыкларны сортларга аеру эше белән танышканнар. Теләче районының 3  номерлы балалар бакчасында мәгариф учреждениесе педагоглары экологик дәрес үткәргән. 

Ел башыннан Республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына 5303 мөрәҗәгать килгән.

«Экология һәм климат» – агентлык эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе булып санала. Аның кысаларында экологияне саклауга, углерод эзен һәм пычраткыч матдәләрнең чыгуын киметүгә, климат үзгәрешенә җайлашуга, энергия һәм ресурслардан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыруга, шулай ук төбәкләрнең «тотрыклы үсеш» максатларын гамәлгә ашыру өчен биологик төрлелекне һәм экосистема функцияләрен юк итүгә юнәлтелгән инициатива һәм проектлар гамәлгә ашырыла.


9
октябрь, 2021 ел
шимбә

Бүген бөтен республика буенча «Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясе узды. 20 меңнән артык волонтер 300 гектардан артык мәйданда 1,2 млн үсенте утыртты. Президент Рөстәм Миңнеханов Казанда Балалар республика клиник хастаханәсе территориясендә үсентеләр утыртуда катнашты, бу участокта барлыгы 300 чыршы һәм нарат утыртылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International