Автокаланың мәктәп укучылары белемнәрен арттырган

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

Ребуслар чишкәннәр, викториналарда катнашканнар һәм «Сүз төзе» уенында көч сынашканнар. Бүген Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе хезмәткәрләре Яр Чаллының 88 номерлы мәктәбендә шундый дәрес уздырган. Дәрестә белгечләр балаларны табигатьнең төрлелеге белән таныштырып, әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш кирәклеге турында сөйләгәннәр.  Чара ахырында укучыларны истәлекле бүләкләр белән бүләкләгәннәр.    

«Мондый дәрес форматы һәм танып белү сәләтен үстерүнең стандарт булмаган алымнарын куллану балаларга экология белән бәйле күп кенә яңа терминнар һәм төшенчәләрне белергә мөмкинлек бирә», – дип билгели Кама яны территориаль идарәсе хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International