Экологлар «Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясенә кушылды

2021 елның 9 октябре, шимбә

Бүген бөтен республика буенча «Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясе узды. 20 меңнән артык волонтер 300 гектардан артык мәйданда 1,2 млн үсенте утыртты. Президент Рөстәм Миңнеханов Казанда Балалар республика клиник хастаханәсе территориясендә үсентеләр утыртуда катнашты, бу участокта барлыгы 300 чыршы һәм нарат утыртылды. «Республикада урман хуҗалыгын үстерүгә җитди игътибар бирелә. Профильле министрлык көн саен фондны арттыру өстендә эшли, ә мондый акцияләр анда катнашучыларга урманга сакчыл караш тәрбияләргә мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Питрәч районының Иске Шигали авылында да агачлар күпләп утыртылды. Анда экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, Корпоратив волонтерлык буенча илкүләм совет (НСКВ) волонтерлары, ГХФ яшьләре һәм оешма һәм ведомство хезмәткәрләре катнашты. Активистларга мөрәҗәгать итеп, табигать саклау ведомствосы башлыгы Татарстан Республикасының экологик тәртип буенча флагман төбәк булуын, технологияләрдә, сәнәгатьтә, икътисадта, инфраструктураны үстерүдә генә түгел, ә экологиядә дә алдынгы урыннарны биләвен билгеләп үтте. «Безнең республикага күп кенә сынау проектлары, шул исәптән «Экология» илкүләм проекты кысаларында да ышаналар. Халыкларның бердәмлеге һәм гражданнарыбызның ярдәме белән һәрвакыт яхшы нәтиҗә килеп чыга. Һичшиксез, экологик инициативаларның драйверы булып көчле волонтерлар корпусы тора», – дип, акциядә катнашучыларга рәхмәт белдерде ТР экология министры.  

Исегезгә төшерәбез, 10 ел эчендә Татарстанда агач утырту акциясе үткәрелгән вакытта 6,8 мең гектардан артык мәйданда урман утыртмалары утыртылган, 26,2 млн данә утырту материалы кулланылган, ә катнашучыларның гомуми саны 455 мең кешедән артып киткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International