ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Эшне нәрсәдән башларга һәм табигатьне саклау юнәлешендә ничек иң яхшы белгеч булырга? ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре Казан дәүләт аграр университетының «Урман хуҗалыгы һәм экология» факультеты студентлары белән очрашуда шул хакта сөйләде.  

Кешенең әйләнә-тирә мохиткә антропоген йогынтысын өйрәнделәр һәм калдыкларны бүлү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Баулы шәһәренең 5 нче урта мәктәбе укучыларына экологик дәрес үткәрде. 


18
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Федераль су ресурслары агентлыгы РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы белән берлектә тематик рәсемнәр буенча «Төрле төстәге тамчылар-2021» Бөтенроссия балалар бәйгесендә җиңүчеләрне билгеләде. 


15
октябрь, 2021 ел
җомга

Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары Чаллы территориясендә сәүдә-җитештерү эшчәнлеген алып баручы предприятиенең әйләнә-тирәлеккә йогынтысы турында декларацияне вакытында тапшырмавын ачыклаган.

Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре чүпләрнең төрләре, аларны утильләштерү һәм икенче тапкыр файдалану турындагы белемнәрне киңәйтү максатында, Татар Борнашы урта мәктәбе укучылары өчен «Чүп – ул табигатьнең дошманы» дигән экология дәресе үткәргәннәр. 

Балалар әйләнә-тирә мохит турындагы белемнәрен арттырганнар, кошларны күзәтүләре турында сөйләгәннәр һәм кызыклы хәлләр белән уртаклашканнар. 


14
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре Югары Ослан урта мәктәбе укучыларына табигатьне һәм экологияне ничек сакларга кирәклеге турында  сөйләгән.

Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары Тукай районы Түбән Суыксу авыл җирлеге территориясендә төзелеш һәм ремонт эшләреннән калган калдыкларга тап булганнар. 

Бүген Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Россия Экологик җәмгыяте җитәкчесе Азат Җиһаншин булып китте. 


13
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы «ЭКОлидер-2021» республика конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлавы турында игълан итә. Анда катнашу өчен иң экологик предприятиеләр, уку йортлары, җәмәгатьчеләр, әйләнә-тирәлек проблемаларына битараф булмаган гражданнар, шулай ук ел дәвамында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторларының чын ярдәмчеләре булган журналистлар чакырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International