Ел башыннан экологлар гражданнарның 5300 мөрәҗәгатен караган

2021 елның 11 октябре, дүшәмбе

Ел башыннан Республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына 5303 мөрәҗәгать килгән.

Шуларның 863е «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша алынган.

Шулай ук экологлар «Халык контроле» системасы буенча килгән 1493 хәбәрне һәм Министрлыкның электрон почтасы, «кайнар линия» телефоны һәм WhatsApp, Telegram элемтә каналлары аша килгән 1382 белдерүне дә караган. Гражданнарны шәхси кабул итү һәм Министрлыкның кабул итү бүлеге буенча исәпләгәндә, мөрәҗәгатьләр саны 1565 җитә.

Исегезгә төшерәбез, табигатьне саклау законнарын бозу фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:

- (843) 267-68-67 телефоны буенча;

-  eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;

- http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm интернет-кабул итү бүлеге буенча;

- +7987216979 номерына бәйле WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары буенча;

-  https://t.me/ecology_rt_bot сылтамасы аша «Экологик патруль» телеграмм-бот буенча;

- «Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясе аша;

- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International