Мәскәүдә ерткыч имезүчеләрне тернәкләндерү һәм реинтродукцияләү буенча II Халыкара эшлекле очрашу узды

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

Бүген Россия Фәннәр академиясенең А.Н.Северцов исемендәге экология һәм эволюция мәсьәләләре институтында видеоконференцэлемтә режимында Россия фәннәр академиясе каршындагы Териология берләшмәсе президенты Вячеслав Рожнов җитәкчелегендә ерткыч имезүчеләрне тернәкләндерү һәм реинтродукцияләү буенча II Халыкара эшлекле очрашу узды. Чарада ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, шулай ук галимнәр, хакимият органнары һәм чит илләрнең коммерциясез оешма вәкилләре катнашты. Проектның партнерлары – Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Кыргый табигать җәмгыяте (Россия), Зоопарклар һәм аквариумнарның Европа ассоциациясе һ.б. Чара кысаларында спикерлар Амур юлбарысы һәм көрән аю популяциясен торгызу буенча проект нәтиҗәләре, кеше һәм леопард бәйләнешенең вакытлыча һәм пространстволы паттерналары, һәм ерткыч имезүчеләрне реабилитацияләү һәм реинтрукцияләүгә кагылышлы башка темалар буенча фикер алышачак.

Халыкара эшлекле очрашу 15 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗәләр ясаган көнне, элегрәк Татарстан Республикасында инициацияләнгән песиләрнең «Ак Барс» дип аталган сирәк төрен өйрәнү буенча Үзәк оештыру проекты турында фикер алышачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International