Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Бөгелмә шәһәренең 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә экология дәресе үткәргән.
Бүген Татарстан Президенты Дәүләт Советына еллык юллама белән чыгыш ясады, дип хәбәр ителә ТР Президенты сайтында.
Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, яшәү өчен уңайлы шартларның мөһим өлеше – уңайлы әйләнә-тирә мохит.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Апас районын мониторинглау барышында торак, полиэтилен тара, кәгазь һәм катыргыдан төрү материаллары, шулай ук пыяла калдыкларыннан ташланган чүплек булуын ачыклаган.
В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация институтында экологлар «Дәүләт һәм муниципаль идарә», «Техносфера куркынычсызлыгы» факультеты студентлары белән очрашты. Укучылар алдында ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Чистай районында мониторинг уздырганда санкцияләнмәгән чүплек барлыгын ачыклаган.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре, «Ашыт» дәүләт табигый комплекс тыюлыгы хезмәткәрләре белән берлектә, Арча шәһәренең «Өмет чаткысы» балаларны тернәкләндерү үзәгендәге балалар өчен мәгълүмати-танып-белү дәресе үткәрде.
2021 елның 1 сентябреннән әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясау материалларына карата Таләпләрне (алга таба - Таләпләр) раслаучы 2020 елның 1 декабрендәге 999 номерлы РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы боерыгы үз көченә керде. Әлеге таләпләр нигезендә әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү процедурасы, әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү материалларының эчтәлегенә карата таләпләр, шулай ук әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү процессында җәмәгатьчелеккә мәгълүмат бирү һәм катнашу тәртибе регламентлана.
Табигатьнең торышы өчен кешенең җаваплы булуы турында күзаллау формалаштыру максатында ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре Казанның 4нче мәктәп-интернаты укучылары өчен «Дөнья – эколог күзлегеннән» дигән экологик дәрес үткәргән.
Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Совет районының Себер тракты урамы буенча рейд барышында төзелеш кирпече ватыкларын рөхсәтсез ташлау фактын ачыклаган.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елның маенда ук ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең «Юбилейная станциясе» торак комплексының төзелеш мәйданчыгында төзелеш калдыклары белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү очрагына тап булганнар иде. Ул вакытта подрядчы оешмалар 525,5 кв.м мәйданда төзелеш измәсе, металл ватыклары һәм бетон калдыклары ташлануга юл куйган булган. Хокук бозучылар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 ст. һәм 8.7 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган.