«ЭкоХаб»та катнашырга чакырабыз!

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

21 һәм 22 октябрьдә «Мега Казан» сәүдә үзәгендә «ЭкоХаб» узачак. Чара Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Бу инде әйдәп баручы университетларның икенче ярминкәсе, анда булачак абитуриентларга шәһәрнең экологик факультетлары турында сөйләячәкләр. Исегезгә төшерәбез, «ЭкоХаб» беренче тапкыр 2021 елның 18-19 февралендә узды. 

Чарада Казан дәүләт энергетика университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, Казан дәүләт аграр университеты, А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техника университеты, Казан милли тикшеренү техника университеты, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты, Казан федераль университеты, Казан дәүләт медицина университетларының экологик факультеты вәкилләре катнашачак. Алар булачак абитуриентларга укырга керү шартлары һәм уку процессы турында сөйләячәк. 

Шулай ук мәйданчыкта мастер-класслар узачак, анда экологлар куллана торган приборлар һәм программалар белән танышырга, шул исәптән, нәтиҗәле тәҗрибәләр күрергә һәм күп кенә яңа әйберләр белән танышырга мөмкин булачак.

Чарада катнашу өчен  Elvina.shafieva@ingka.com электрон адресы буенча теркәлергә кирәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International