Казан һәм ЯР Чаллы студентларын экологлар эшчәнлеге белән танышты

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

Министрлыкның Үзәк һәм Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Казан милли тикшеренү техника университетының Казан технология көллияте һәм Казан федераль университетының Яр Чаллы институты укучылары белән очрашты. Лекция кысаларында булачак экологларны табигатьне саклау ведомствосы эшчәнлеге белән таныштырдылар һәм территориаль идарәләрнең максат һәм бурычлары белән бүлештеләр. Моннан тыш, инспекторлар гражданнар мөрәҗәгате белән эшләү, дәүләт экология күзәтчелеге, шулай ук табигатьне саклау законнарын бозу буенча территорияләрне мониторинглау һәм әлеге хокук бозуларны бетерү алгоритмы турында сөйләде.  Студентлар үзләрен кызыксындырган, шул исәптән, эшкә урнашу шартлары турында сораулар да бирде. Моннан тыш, аларны җәмәгать инспекторлары сафына керү мөмкинлеге дә кызыксындырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International