Экология темасына «Алтын балык». Теләче районында экологик чара булып узган

2021 елның 11 октябре, дүшәмбе

Алтын балык турындагы әкиятне уйнап, җырлар җырлаганнар һәм калдыкларны сортларга аеру эше белән танышканнар. Теләче районының 3  номерлы балалар бакчасында мәгариф учреждениесе педагоглары экологик дәрес үткәргән. Чарада ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре һәм «Ашыт» дәүләт табигый комплекс тыюлыгы хезмәткәрләре дә катнашкан. Дәрес кысаларында экологлар балаларны ведомство эшчәнлеге белән таныштырган, һөнәрнең үзенчәлеге турында сөйләгән һәм аларны кызыксындырган сорауларга җавап биргән. «Мондый чаралар үткәрү нәтиҗәсендә балалар экология турында күбрәк белә, аларда табигатьнең матурлыгын кабул итү һәм аны саклау теләге барлыкка килә», – дип билгели Төньяк территориаль идарә хезмәткәрләре. Экологлар мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик инициативаларда актив катнашканы өчен, ә педагогларга күркәм хезмәте өчен рәхмәт белдергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International