Экологлар Әлмәт шәһәрендә мәйданы 1900 кв.м чүплек урыны барлыгын ачыклаган

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе адресына «Халык контроле» системасы аша Әлмәт шәһәренең Район җылылык станциясе микрорайонында санкцияләнмәгән чүплек барлыгы турында гражданнар мөрәҗәгате алынган. Тикшерү барышында инспекторлар табигатьне саклау законнарының бозылу фактын раслаган. Төзелеш калдыклары һәм юл катламнарын сүтү эшләрен башкарудан чыккан калдыклар мәйданы – 1900 кв.м., күләме – 100 куб.м.

Гаепле затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, ташыганда, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яки зарарсызландырганда, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү» дигән 8.2 статьясы буенча беркетмә төзелгән. Экологлар ТР буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан идарәсенә рәсми мөрәҗәгать юллаганнар, әлеге территориядә җирне беренчел кирәкле товарлар кибете өчен файдалану рөхсәт ителгән булу-булмавы ачыклана. Җир кишәрлеге максатчан кулланылмаганлыктан, әлеге материаллар, тиешле чараларны күрү өчен, ТР Әлмәт муниципаль районы җир һәм милек мөнәсәбәтләре һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге комитетына җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International