Бөтенроссия конференциясендә катнашырга чакырабыз

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

2021 елның 2-3 ноябрендә Томскида онлайн-форматта IV«Өзлексез экологик белем бирү: проблемалар, тәҗрибә, перспективалар» россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә. Конференция «Экология», «Мәгариф» һәм «Мәдәният» илкүләм проектларын үтәү кысаларында үткәрелә. 

Катнашу өчен түбәндәгеләр чакырыла:

- өзлексез экологик белем бирү һәм агарту системасын үстерү белән кызыксынучы башкарма һәм закон чыгару хакимияте органнары вәкилләре;

- экологик белем бирү һәм агарту мәсьәләләрен алып баручы муниципаль һәм төбәк дәрәҗәсендәге мәгариф белән идарә итү органнары белгечләре;

- гомуми һәм һөнәри белем бирү системасы белем бирү оешмаларының җитәкчеләре һәм педагогик хезмәткәрләре;

- методик берләшмәләрнең җитәкчеләре;

- мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре;

- иҗтимагый оешмалар вәкилләре;

- махсус сакланыла торган табигать территорияләренең экологик агарту бүлекләре хезмәткәрләре;

- массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре;

- әйләнә-тирә мохитне саклау өчен җаваплы предприятиеләр белгечләре.

Чараны ачу, пленар утырыш һәм секцияләр утырышы 2021 елның 2 ноябренә планлаштырылган, 3 ноябрьдә «Экологик чараларны гамәлгә ашырганда ведомствоара хезмәттәшлек» дигән түгәрәк өстәл булачак һәм йомгак ясалачак.  

Катнашу өчен 2021 елның 15 октябренә кадәр әлеге сылтама буенча электрон теркәлү узарга кирәк: https://green.tsu.ru/neo2021/. Конференция нәтиҗәләре буенча, катнашучылар секцияләр эшендә һәм пленар утырышта катнашулары, доклад белән чыгыш ясаулары һәм тәҗрибә тәкъдим итүләре өчен таныклык алачак.

Оештыру комитеты белән элемтәгә керү өчен: Лисина Наталья Геннадьевна, «Өлкәнең өстәмә белем бирү үзәге» өстәмә белем бирү учреждениесенең табигый фән бүлеге мөдире, тел. 8-3822-56-35-19, 90-86-21, е-mail: ecoocdodn@mail.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International