Яңа проектларны алга җибәрү буенча Стратегик инициативалар агентлыгы яңа төрле «Экология һәм климат» юнәлеше буенча иҗтимагый вәкилләр сайлап алу эшен башлап җибәрде

2021 елның 11 октябре, дүшәмбе

«Экология һәм климат» – агентлык эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе булып санала. Аның кысаларында экологияне саклауга, углерод эзен һәм пычраткыч матдәләрнең чыгуын киметүгә, климат үзгәрешенә җайлашуга, энергия һәм ресурслардан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыруга, шулай ук төбәкләрнең «тотрыклы үсеш» максатларын гамәлгә ашыру өчен биологик төрлелекне һәм экосистема функцияләрен юк итүгә юнәлтелгән инициатива һәм проектлар гамәлгә ашырыла.

Җәмәгать вәкилләрен ачык юл белән сайлап алу Россия Федерациясенең барлык субъектларында да уза һәм төбәктәге агентлыкта вәкил була алырлык экология өлкәсендә расланган эшмәкәрлек яки идарә итү тәҗрибәсе яки иҗтимагый эшчәнлек тәҗрибәсе булган лидерларны барлауга юнәлдерелгән. Ачык ысул белән сайлап алынган һәр җиңүчегә агентлык үз вәкиленең вәкаләтләрен тапшыра. Иҗтимагый вәкилләрнең эшчәнлеге, агентлык ярдәме белән, төбәк мәнфәгатьләрендә гамәлгә ашырылачак.

«Экология һәм климат» юнәлеше буенча иҗтимагый вәкилләргә төбәкләрдә түбәндәгеләрне эшләргә туры киләчәк:

- агентлык инициативаларын гамәлгә ашыру стратегиясен эшләүдә катнашу;

- лидерлык проектларын алга җибәрү һәм агентлык инициативаларын гамәлгә ашыруны дәвам итү;

- агентлык эшчәнлеге максатларына һәм бурычларына туры килә торган тотрыклы үсеш өлкәсендәге иң яхшы региональ тәҗрибәләрне эзләү һәм бергә туплау;

- проектларны һәм инициативаларны гамәлгә ашырганда закон һәм административ каршылыкларны җиңү буенча чараларны, шулай ук эшмәкәрлек һәм иҗтимагый инициативаларны гамәлгә ашырудагы ярдәм чараларын актуальләштерү буенча тәкъдимнәр эшләү;

- агентлык инициативаларын гамәлгә ашыру максатларында региональ хакимият органнары, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары, бизнес-ассоциацияләр һәм гомумроссия иҗтимагый берләшмәләренең региональ бүлекчәләре, үсеш институтлары, эксперт җәмәгатьчелеге һәм өченче сектор вәкилләре белән хезмәттәшлек итү;

- агентлыкның региональ эксперт төркемнәре эшен координацияләү;

- агентлык бурычлары хәл ителә торган башка функцияләрне башкару.

Гаризалар Leader-ID платформасында түбәндәге сылтама буенча  2021 елның 15 октябренә кадәр кабул ителә: https://leader-id.ru/events/212314

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International