Чүпне ничек дөрес сортларга аерырга һәм кемнәр алар экологлар? Совет районының катнаш төрдәге 408 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар әлеге һәм башка сорауларга җавап алганнар. Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре алар өчен «Чүп – ул табигатьнең дошманы» темасына экология дәресен уздырганнар.
Казан дәүләт аграр университетының 2-4 курс студентларына эколог һәм әлеге эшнең үзенчәлеге турында сөйләгәннәр. Очрашуны оештыручы – КДАУ урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы профессоры Харис Мусин.
Минзәлә шәһәре территориясен тикшерү вакытында төзелеш-көнкүреш калдыкларын законсыз урнаштыру урыны ачыкланган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел буе территориаль идарәсендә «Duracell белән батарейка тапшыр» табигатьне саклау акциясе узган. Буа районы балалар бакчалары һәм мәктәпләре 450 килограммнан артык эшкәртелгән туклану элементларын җыеп, утильләштерүгә озатканнар.
Татарстан Республикасы – «Экология – һәркемнең эше» халыкара балалар-яшьләр премиясендә катнашуга укучылардан гаризалар саны буенча РФ топ-5 төбәге исемлегендә. Ярты ел эчендә Россиянең 86 төбәгеннән һәм дөньяның 27 иленнән катнашучылар 9,5 мең гариза җибәргәннәр, шулар арасында 280 эш – Татарстан Республикасыннан.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы республиканың белем бирү оешмалары укытучылары белән очрашты. Очрашуда катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының мәгълүмат системалары һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин мөрәҗәгать итте.
«Мәктәп экопатруле» конкурсына йомгак ясалды. «Иң актив укучы», «Иң актив сыйныф», «Иң актив мәктәп», «Иң яхшы муниципаль район» – җиңүчеләр бер генә дә, ике генә дә түгел, ә дистәләгән! «Мәктәп экопатруле» республика конкурсы кысаларында калдыкларны иң күп рөхсәтсез урнаштыру урыннарын ачыклаган эколог ярдәмчеләре – бүген «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә Татарстанның иң яхшы укучыларын бүләкләделәр.
ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Нурлат районында бер предприятиенең чистарту корылмаларыннан пычраткыч матдәләр агызу күләме артуын ачыклаганнар.
Гидротөзүчеләр урамында яшәүчеләрнең игътибарын кара төтен һәм кискен ис җәлеп иткән. Алар «Халык контроле»нә шикаять җибәргәннәр. Урынга чыккан Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары зарарлы матдә чыгару чыганагын ачыклаганнар, ул утын һәм паллет белән эшләүче котелья булып чыккан.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы адресына Әмирхан урамындагы автобазар районы буенча карны санкцияләнмәгән рәвештә саклау урыны буенча гражданнар мөрәҗәгать итте. Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе дәүләт инспекторлары урынга чыкканнар.