Автокалада атмосфера һавасына чыгарылган зарарлы матдәләр өчен котельня җитәкчесе штрафка тартылган

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Гидротөзүчеләр урамында яшәүчеләрнең игътибарын кара төтен һәм кискен ис җәлеп иткән. Алар «Халык контроле»нә шикаять җибәргәннәр. Урынга чыккан Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары зарарлы матдә чыгару чыганагын ачыклаганнар, ул утын һәм паллет белән эшләүче котелья булып чыккан. Утын беткәнгә күрә, котельня җитәкчесе яраксызланган шпалларны кулланырга карар кылган. Административ тикшерү барышында атмосфера һавасына зарарлы (пычраткыч) матдәләр чыгару чыганакларына инвентаризация үткәрелмәгәнлеге дә ачыкланган. Шулай ук, оешма әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясау объекты буларак дәүләт исәбендә дә тормый икән, бу исә «Атмосфера һавасын саклау турында» 1999 елның 04 маендагы 96-ФЗ номерлы һәм «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» 2002 елның 10 гыйнварындагы 7-ФЗ номерлы федераль законны бозу булып тора.

Юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.1 ст. буенча («Шәһәр төзелеше эшчәнлеген гамәлгә ашырганда һәм предприятиеләрне, корылмаларны яисә башка объектларны файдаланганда  экологик таләпләрне үтәмәү» һәм 8.46 ст. буенча («Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый торган объектларны дәүләт исәбенә куюга гариза бирү, исәпкә алу белешмәләрен актуальләштерү өчен мәгълүматлар тапшыру бурычын үтәмәү яисә үз вакытында үтәмәү») беркетмәләр төзелгән. Калдыкларны яндырган өчен предприятие җитәкчесе Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  8.2 ст. буенча («Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү») буенча җәлеп ителгән. Ачыкланган хокук бозулар буенча 1 айда бетерү срогы белән күрсәтмә бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International