Арала һәм сакла! Үзәк территориаль идарә хезмәткәрләре Казанның мәктәпкәчә балалары өчен экодәрес үткәргәннәр

2021 елның 3 декабре, җомга

Чүпне ничек дөрес сортларга аерырга һәм кемнәр алар экологлар? Совет районының катнаш төрдәге 408 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар әлеге һәм башка сорауларга җавап алганнар. Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре алар өчен «Чүп – ул табигатьнең дошманы» темасына экология дәресен уздырганнар. Белгечләр балаларга эколог һөнәре һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өчен һәркемнең дә яхшы гамәл башкара алуы турында сөйләгәннәр.  Балаларга чүп-чарны аеруның ни өчен мөһим булуы һәм моны ничек дөрес эшләргә кирәклеге турында аңлатканнар. Икенчел чимал эшкәртүгә бара һәм аннан төзелеш материаллары, товарларны төргәкләү өчен катыргы һәм көндәлек тормышта файдаланырга мөмкин булган башка бик күп нәрсәләр алырга мөмкин, дип сөйләгәннәр. «Әйләнә-тирә дөнья турында кайгырту һәрберебездән тора, һәм без экологик белемнәр һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру өчен тырышлык куярга тиеш», – дип билгеләп үтте Үзәк ТИ белгече Нәргизә Галимова. Дәрес турында истәлек өчен балалар экология буенча күрсәтмә методик ярдәмлекләр алганнар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International