Экологлар КДАУ студентлары белән һөнәри юнәлеш буенча очрашу уздырганнар

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

Казан дәүләт аграр университетының 2-4 курс студентларына эколог һәм әлеге эшнең үзенчәлеге турында сөйләгәннәр. Очрашуны оештыручы – КДАУ урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы профессоры Харис Мусин. ТР Экология министрлыгы Үзәк ТИ инспекторлары балаларга Министрлык эше һәм монда хәл ителә торган бурычлар турында сөйләгәннәр. Аерым алганда, табигатьне саклау законнарын бозуларга күзәтчелек эшчәнлеге һәм территорияләрне мониторинглау ысуллары турында җиткерелгән. Моннан тыш, Министрлыкның дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге белгечләре студентларга эшкә урнашу үзенчәлекләре һәм шартлары турында мәгълүмат биргән. Һәм, әлбәттә, барысын да экологларның ирекле ярдәмчеләре булырга өндәгәннәр. Моның өчен җәмәгать инспекторлары рәтенә керергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International